Предприятие турында

 

Татарстан Республикасының “Татлизинг” дәүләт унитар предприятиесе (ТР “Татлизинг” ДУП) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында лизинг формасында инвестицияләр үстерү чаралары турында” 2006 елның 28 февралендәге 79 номерлы карары белән гамәлгә куелды.

Дәүләт унитар предприятиесе үзен инвестицияләгән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына һәм хуҗалык алып бару хокукында мөлкәт беркеткән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына буйсына.

“Татлизинг”

ТР “Татлизинг” ДУП үзенең эшчәнлегендә Уставка, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларына һәм боерыкларына, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының ведомство буенча норматив документларына таянып эш итә.  ДУП төп эшчәнлек төрләре ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының тармак буенча еллык Эш программасына кертелгән.

ТР “Татлизинг” ДУП төп эшчәнлек төрләре булып түбәндәгеләр тора:

  • лизинг эшчәнлеге (махсус техникага, җайланмаларга лизинг);
  • республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы объектларында торак-коммуналь өлкә оешмаларының төп фондларын өзлексез эшләтү максатларында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгындагы матди авария-техник запас ресурсларын формалаштыру, карап тоту һәм бүлү (ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының 2012 елның 28 августындагы 136/о номерлы боерыгы белән расланган Нигезләмә нигезендә).
  • Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы өчен чаралар оештыру
Обновлено 28.05.2018 17:12
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования